Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды» НО республика эшмәкәрләренә 2017 елның 12-13 октябрендә Екатеринбург шәһәрендә икътисад, сәнәгать һәм валюта-финанс хезмәттәшлеге буенча Россия-Италия Советы каршындагы кече һәм урта бизнес өлкәсендә хезмәттәшлек һәм сәнәгать округлары буенча Россия-Италия XXVI утырышы булуы турында хәбәр итә.
Традициягә әйләнгән чара араларында Россия һәм Италия кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары төп өлешне тәшкил иткән вәкилләрне, профильле үсеш институтлары һәм шулай ук МСП яклау инфраструктурасының төрле оешмалары һәм эшмәкәрлек берләшмәләре вәкилләрен җыя. Италия ягын, көтелгәнчә, Италия регионнары хакимият башлыклары, бизнес-берләшмәләр һәм Россия бизнесы белән бердәм проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынган 100ләп Италия эшмәкәре күрсәтәчәк.
XXVI эш төркеме утырышының эш программасына параллель түгәрәк өстәлләр, В2В очрашулар һәми пленар утырышлар сериясен уздырулар (Россия һәм Италия Икътисади үсеш министрлыгы вәкилләре катнашында) кертелгән. Шулай ук профильле предприятиеләргә барулар планлаштырыла (запрос буенча). Италия ягы белән бергә карау өчен түбәндәге темалар расланган:
Катнашырга теләгән эшмәкәрләрнең 2017 елның 19 августына кадәр үзләренең карары турында Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенә +7 (843) 524-76-70 телефоны аша яисә электрон почтага хәбәр итүләрен сорыйбыз: tatexport@yandex.ru.