Агросәнәгать комплексы продукциясен алга җибәрү буенча дегустацион-декмонстрацион чаралар исемлеге расланды

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен тышкы базарларга Россия агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаруга юнәлтелгән 2017-2018 елларда махсуслаштырылган дегустацион-демонстрацион чаралар исемлеге раслануы турында хәбәр итә.

Исемлек Россия экспорт үзәгенең Генераль директоры Петр Фрадков тарафыннан расланган. Чаралар исемлеге Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә төзелгән.

Исемлеккә ярашлы рәвештә 2017 елда Россия экспорт үзәге агросәнәгать комплексы компанияләренең мәйданнар, биналар, җиһазлар арендалауга, чараларны информацион оештыруга, түбәндәге чараларда продукция турында реклама-информацион материаллар төзүгә бәйле чыгымнарны каплый: «BarConventBerlin», 2017 елның октябре, Берлин, «TasteofRussia», 2017 елның октябре, Мәскәү шәһәре, «TasteofAbuDhabi», 2017 елның ноябре, Абу-Даби. Алда исемлек Министрлык һәм базарда катнашучылар тәкъдимнәре нигезендә ярты елга бер тапкыр корректировкаланачак.

Расланган исемлекнең махсуслаштырылган  дегустацион-демонстрацион чараларында  катнашу мәсьәләләре буенча ТР экспортны яклау үзәгенә түбәндәге телефон буенча (843) 524-76-70 яисә электрон почта аша хәбәр итәргә кирәк: tatexport@yandex.ru.

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрендә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә чит ил базарларына үзләренең продукциясен күрсәтергә тәкъдим итә, потенциаль партнерлар табуда булыша. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта алырга була://export-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International