2017 елның 14 августыннан ТР Икътисад министрлыгында социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерция булмаган оешмаларга (алда – НКО) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс башлана. ТР МКның 2017 елның 4 апрелендәге 640нчы-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә конкурсның гомуми фонды 35,0 млн сум тәшкил итә.
Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 8 августындагы «Социаль проектлар гамәлгә ашыручы коммерция булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләрне конкурс нигезендә бирү тәртибен раслау турында» 565нче карары белән расланган социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерция булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләрне конкурс нигезендә бирү Тәртибенә ярашлы рәвештә ике юнәлештә үткәрелә:
1) гражданнар тормышы сыйфатын арттыру өчен шартлар тудыру. Күрсәтелгән юнәлеш кысасында Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
социаль инфраструктура объектларының уңайлылыгын арттыру;
шәһәрләрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча карарлар кабул итүдә җәмәгатьчелек катнашуы һәм гражданнар инициативаларын яклау;
муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни тирәлеге үсеше, ял сыйфатын һәм мәдәни уңайлылыкларны арттыру;
сәламәт яшәү рәвеше идеологиясен булдыруга ярдәм итү һәм актив озын гомер итүгә шартлар тудыру;
халыкның өзлексез экологик белемен күтәрү системасын үстерү, шул исәптән бакчачылык җәмгыятьләре өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыру;
2) гражданлык һәм сәяси мәдәниятне үстерү. Күрсәтелгән юнәлеш буенча Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
Иҗтимагый һәм сәяси проблемаларны караганда конструктив диалог осталыгын һәм традицияләрен, гражданлык компетенциясен үстерү;
яшьләрне бай тарихи мирас базасында патриотик тәрбияләү;
гаилә һәм гаилә кыйммәтләре институтын ныгытуга ярдәм итү;
гражданлык җәмгыяте һәм ирекле институтларны үстерү.
Конкурста катнашучылар булып конкурс игълан ителү көненә кадәр бер елдан да ким булмаган срокта «Коммерция булмаган оешмалар турында» Федераль законның 31.1нче маддәсендә каралган эшчәнлек төре документларына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә тиешле тәртиптә теркәлгән һәм эшләгән коммерция булмаган оешмалар тора.
Конкурста катнашуга заявкаларның кабул ителә башлавы һәм тәмамлану срогы – 2017 елның 14 августыннан 27 сентябрьгә кадәр.
Документлар кабул итү тәртибе
Конкурста катнашуга заявканы тиешле формада претендент үзе яисә аның кәгазь яисә электрон формада расланган ышанычлы кешесе бирә ала яисә ул почта аша «Конкурска» тамгасы куеп түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420021, Казан шәһәре,
Мәскәү ур., 55 (почта аша җибәрелгән документларның җибәрелгән датасы куелган штемпеле булырга тиеш) кушымта белән:
проекты, 12 айдан да артмаган вакытта гамәлгә ашырылу срогы;
коммерция булмаган оешманың устав күчермәсе;
заявкалар кабул ителә башлау датасына кадәр өч айдан да соңга калмыйча бирелгән гариза бирүче турында белешмәләр кертелгән юридик затның бердәм дәүләт реестрыннан күчермәләре;
салым түләүчеләрнең салымнар, җыемнар, страховой взнослар, пенялар, штрафлар, процентлар түләве буенча бурычларының үтәлеше турында белешмәләр;
моннан алдагы финанс ел өчен НКОның ТР буенча РФ Юстиция министрылыг Идарәсенә биргән хисапларының күчермәләре;
Татарстан Республикасы бюджетына, шул исәптән башка хокукый актларга ярашлы субсидияләр, бюджет инвестицияләрен кайтаруда вакыты узган бурычлар булмау турында раслап НКО җитәкчесе һәм баш хисапчы кул куйган белешмәләр;
Гамәлдәге лицензияләр күчермәләре ( лицензияләнергә тиешле проектлар кысасында эшчәнлек төрләре өчен);
НКОга ярдәм итү турында муниципаль районның (шәһәр округы) вәкаләтле органы карары һәм (яисә) проектны финанслау буенча НКОга ярдәм бирү турында муниципаль район (шәһәр округы) вәкаләтле органының гарантияле хаты һәм (яисә) проектны финанслау буенча НКОның ирекле формада төзегән бурычлары. Шул ук вакытта проектны финанслауның бердәм күләме проектны гамәлгә ашыруның гомуми суммасының 30 процентыннан ким булмаска тиеш;
Беркетелгән бөтен документларның исемен күрсәткән исемлек.
Бер НКО бары бер генә заявка бирә ала, аның составында конкурста катнашу өчен бер проект бирелә.
Социаль проектлар гамәлгә ашыручы коммерция булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләрне конкурс нигезендә бирү Тәртибенең 18нче пунктында күрсәтелгән заявкасының һәм документларының бөтен пунктлары тутырылган, тегелгән, номер һәм печать сугылган һәм НКОның вәкаләтле затының имзасы куелган булырга тиеш. Бөтен документлар аермачык басылган булырга тиеш. Чистартулар һәм төзәтүләр рөхсәт ителми, НКОның вәкаләтле заты имзасы һәм печать белән төзәтелгәннәреннән кала.
Контакт телефоннары: (843) 524-91-84, 524-91-86, 524-91-85.
Заявкалар 106нчы кабинетта кабул ителә (1нче кат).
Контактка керү өчен: Гафурова Айсылу Марат кызы, Лукашина Марина Николаевна