Федераль сәнәгать үсеше фонды ОПК предприятиеләре һәм комплектлар җитештерүчеләр өчен яңа программа эшләтеп җибәрде

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Федераль сәнәгать үсеше фондының күзәтчелек советы тарафыннан 2017 елның 30 июнендә сәнәгать өлкәсендә субъектларны яклау буенча программалар расланды: «Конверсия» һәм «Комплектлаучы әйберләр».

«Конверсия» программасы Фондның  гражданлык продукциясен җитештерүгә яисә оборона-сәнәгать комплексының (алда - ОПК) икеләтә билгеләнешендәге оешмаларга юнәлтелгән инвестицион проектларны финанслауны карый.

Фонд заемы ОПК оешмалары тарафыннан яңа продукт/технологияләр разработкасы, инжиниринг, төп фондларны техник коралландыру өчен  җиһазлар сатып алу, продукциянең пилот партияләрен җитештерү һәм чыгару максатыннан кулланылырга мөмкин.

Финанслауның төп шартлары:

  • Заем суммасы – 200дән алып 750 млн сумга кадәр;
  • Заем срогы – 5 елдан артып китмәскә тиеш;
  • Проектның гомуми бюджеты – 400 млн сумнан да ким түгел;
  • Максатка юнәлешле бирелгән заемнар буенча процент ставкасы 1% тәшкил итә;
  • Заем куллануның беренче 3 елында еллык проценты һәм заемны куллануның калган срогында елына 5%;
  • Мөрәҗәгать итүче ягыннан финанслану буенча бурычларның, шәхси инвестицияләрнең  булуы яисә банк кредитлары исәбенә проектның гомуми бюджетының кимендә 50 проценты күләмендә, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең шәхси акчасы исәбеннән заем суммасының кимендә 15 проценты күләмендә (Фондка заявка биргән датадан алып  ике елдан да ким булмаган вакытта гамәлгә ашырылган инвестицияләр исәпкә алынырга мөмкин).

«Комплектлаучы әйберләр» программасы Фондның Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 17 июлендәге 719нчы карарына кушымтада санап кителгән сәнәгать продукциясе составында кулланылган комплектлаучы әйберләр производствосын модернизацияләүгә яисә оештыруга юнәлтелгән инвестицион проектларны финанславын карый.

Фонд заемы оешмалар тарафыннан яңа продукт/технологияләр разработкасы, инжиниринг, төп фондларны техник коралландыру өчен җиһазлар сатып алу, продукциянең пилот проектларын җитештерү һәм базарга чыгаруга бәйле чыгымнарны финанслау  максатыннан кулланылырга мөмкин.

Финанслауның төп шартлары:

  • Заемның суммасы  –  50дән 500 млн сумга кадәр;
  • Заемның срогы – 5 елдан артмаска тиеш;
  • Проектның гомуми бюджеты – 71,5 млн сумнан ким булмаска тиеш;
  • Заем куллануның беренче 3 елында бирелгән максатчан заемнар буенча процент ставкасы елына 1 процентны яисә заемнан куллануның калган срогына  елына 5% тәшкил итә;
  • Гариза бирүче ягыннан проектның финанслануы буенча бурычлары, үз инвестицияләре  булу яисә банк кредитлары исәбенә кимендә 30 % күләмендә
  • Проектның гомуми бюджеты, шул исәптән гариза бирүченең үз акчасы исәбенә заем суммасының кимендә 15 проценты күләмендә (Фондка заявка бирү датасыннан алдагы ике елдан алдарак булган проект гамәлгә ашырылган инвестицияләр исәпкә алынырга мөмкин).

Тагын да тулырак мәгълүмат алу өчен Сез Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицион эшчәнлек бүлегенә түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итә аласыз: 8 (843) 524-91-32.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International