11 августта Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы коррупциягә каршы тору Комиссиясе утырышы була

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2017 елның 11 августында 11.00 сәгатьтә утырышлар залында (429нчы бүлмә) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  коррупциягә каршы тору буенча Комиссиясе утырышы була.

Утырыш кысасында министрлыкның кадрлар бүлеге җитәкчесе Венера Садыйкова «Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2017 елның 1нче ярты еллыгында 2015-2020 елларда   коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» ведомство программасы үтәлеше турында сөйләячәк.

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды» коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешманың  генераль директоры  Андрей Афонин  «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды» коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешманың коррупциягә каршы  уздырган чаралары» темасына доклад белән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International