Португалия Республикасыннан делегация килү кысаларында Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгый һәм техник хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең алтынчы пленар утырышы булып узды. Утырышта сәүдә-икътисад һәм инвестицион хезмәттәшлек, туристлык, авыл хуҗалыгы, шулай ук гражданнарны яклау, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару өлкәсендә багланышларда тору мәсьәләләре каралды.
2017 елның 21 сентябрендә "Киләчәккә караш" кече һәм урта эшкуарлык форумында, "Export ME" конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Экспортерлар клубының "Экспорт АПК: чит ил партнерлары белән аралашуда гомуми күнекмәләр" темасына утырышы булачак. Тренингны Алманиядән чакыртылган экспертлар үткәрәчәк.
Бүген Татарстан белән Португалия арасында үзара сәүдә күләмнәренең тотрыклы үсеше күзәтелә. 2017 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча товар әйләнеше үткән елның шушы чорына карата бер ярым тапкыр арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалиянең Икътисад министры Мануэл Калдейра Кабрал белән очрашуда хәбәр итте.
.
2017 елның 21 һәм 22 сентябрь көннәрендә ел саен уза торган "Киләчәккә караш" бизнес-форумы Казанда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән кече һәм урта бизнес хуҗаларын җыячак.
22 сентябрьдә Казанда "Киләчәккә караш" форумы кысаларында "Эшкуарлык фабрикасыннан уңышлы бизнес буенча 77 лайфхак" мастер-классы узачак. Мастер-класста катнашучыларның уңышлы эшкуарлар белән шәхсән танышу һәм табышлы бизнес алып бару буенча аларның серләрен белү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында 27 сентябрьгә кадәр социаль әһәмиятле булган проектларны тормышка ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурска заявкалар кабул итү дәвам итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 18 сентябрендәге 1985-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына "Россия Федерациясе Салым кодексының 284 статьясына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон проекты кертелде. Салым кодексының 284 статьясының гамәлдәге редакциясендә оешмаларның табышына федераль бюджетка күчерелергә тиешле салым ставкасы 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап 2020 елның 31 декабренә кадәрге чорга 3% күләмендә билгеләнгән. Закон проектында махсус икътисад зоналарындагы аерым резидентлар өчен оешмаларның табышына салым ставкасын федераль бюджетка күчерелә торган өлешендә 2% дәрәҗәсендә саклап калу тәкъдим ителә.
Яр Чаллы һәм Яшел Үзән моношәһәрләренә "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" программасы буенча субсидияләр бирү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларын конкурста сайлап алуның икенче этабы игълан ителде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика үсешенә керткән махсус өлеш, 20 ел дәвамында Татарстан Республикасының дәүләт сатып алулары системасын камилләштерү буенча уңышлы хезмәт өчен Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы коллективына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте тапшырылды.
Шимбә көнне, 2017 елның 16 сентябрендә, Меңьеллык мәйданында гадәткә әйләнгән "Милләт кроссы-2017" россиякүләм йөгерү чарасы булды.