Яр Чаллы һәм Яшел Үзән моношәһәрләренә "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" программасы буенча субсидияләр бирү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларын конкурста сайлап алуның икенче этабы игълан ителде

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллы һәм Яшел Үзән моношәһәрләренә "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" программасы буенча субсидияләр бирү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларын конкурста сайлап алуның икенче этабы игълан ителде.

Конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкаларны кабул итү "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын үтәү үзәге" дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 2017 елның 18 сентябреннән 2017 елның 05 октябренә кадәр, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырыла: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., каб.№ 125. Яисә Татарстан Республикасы Дәүләти һәм Муниципаль хезмәтләр порталы аша: https://uslugi.tatarstan.ru, – электрон рәвештә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International