Португалия Республикасыннан делегация килү кысаларында Россия Федерациясе белән Португалия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгый һәм техник хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең алтынчы пленар утырышы булып узды. Утырышта сәүдә-икътисад һәм инвестицион хезмәттәшлек, туристлык, авыл хуҗалыгы, шулай ук гражданнарны яклау, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару өлкәсендә багланышларда тору мәсьәләләре каралды.
Сәламләү сүзләре белән Россия-Португалия хакимиятара комиссиясенең Россия өлешендәге рәисе урынбасары, Европа, Төньяк Америка илләренең һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы халыкара оешмалары департаменты директоры урынбасары Дмитрий Николаевич Сажин чыгыш ясады, шулай ук Португалия ягыннан утырышта катнашучыларны Португалиянең Икътисад министрлыгының Икътисадый эшчәнлек буенча баш идарәсе генераль директоры Артур Лами сәламләде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.