Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика үсешенә керткән махсус өлеш, 20 ел дәвамында Татарстан Республикасының дәүләт сатып алулары системасын камилләштерү буенча уңышлы хезмәт өчен Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы коллективына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте тапшырылды.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов лаеклы бүләкне тапшырганда Агентлык белән күп еллык файдалы хезмәттәшлек итүне, шулай ук сатып алуларның һәм бу системадан кече һәм урта эшкуарлык субъектларының файдалануында үтәкүренмәлелекне тәэмин итү өлкәсендә берничә автоматлаштырылган мәгълүмат системасының эшләнүе һәм аларның эше күзәтелеп торуы хакында билгеләде.
Исегезгә төшерик, Агентлык алты федераль электрон сәүдә мәйданчыкларының берсе булган zakazrf.ru, Татарстан Республикасының Электрон товар-мәгълүмат системасын tattis.ru (ТР ЭТМС) эшләүче һәм аның операторы булып тора, бу системага төрле – торак фондын капиталь ремонтлау, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау кебек күп кенә программаларны тормышка ашырганда кулланыла торган продукцияне сатып алуга шартнамәләр турындагы белешмәләр кертелә. Системага салынган механизмнар финанс чараларын янга калдыру мөмкинлеген бирә.
Хәзерге вакытта Агентлык кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм системалары белән шөгыльләнә, шул исәптән Кече һәм урта бизнес мәгълүмат порталы smb.tattis.ru, электрон продукция каталогы kp.tattis.ru эшендә ярдәм итә, шулай ук КУЭ субъектларына товар җиткерүләрне мониторинглый.
Оешмалар – җайга салынулы заказчыларның хуҗалык эшчәнлеге барышында сатып алулар һәм сатулар системасын алга таба үстерү, шулай ук Татарстан Республикасында электрон коммерцияне үстерү максатларында Агентлык яңа автоматлаштырылган система – "Татарстан Республикасы Биржа мәйданчыгы" bp.zakazrf.ru концепциясен эшләде. Хәзерге вакытта әлеге ресурс тотрыклы рәвештә эшли.