22 сентябрьдә Казанда "Киләчәккә караш" форумы кысаларында "Эшкуарлык фабрикасыннан уңышлы бизнес буенча 77 лайфхак" мастер-классы узачак. Мастер-класста катнашучыларның уңышлы эшкуарлар белән шәхсән танышу һәм табышлы бизнес алып бару буенча аларның серләрен белү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Мастер-класста Айдар Булатов ("Эшкуарлык фабрикасы" һәм "Bulatov Group"), Артем Когданин (Ledel), Евгений Сеньковский ("Башкала бәйләме"), Михаил Кузнецов ("Tolstoy wear") һәм башкалар чыгыш ясаячак. Чараның хедлайнеры — Айрат Бәаширов, "Danaflex" компаниясе президенты, сыгылмалы төргәк җитештерү буенча Россия базарында лидер урынны алып тора.
Мастер-класс 22 сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә "Корстон" комплексында узачак. Чарага керү – ирекле. Теркәлү өчен сылтама: http://77.bizfabrika.ru/
Өстәмә мәгълүматлар:
Чараның хедлайнеры — Айрат Бәаширов, "Danaflex" компаниясе президенты, сыгылмалы төргәк җитештерү буенча Россия базарында лидер урынны алып тора. Айрат Бәаширов оештырылган вакытыннан башлап, Россия базарында иң эре компанияләрнең берсенә әверелгәнчегә кадәр "ДАНАФЛЕКС" компаниясенең уңышлы җитәкчесе булып тора. Мастер-класста ул базарда үз урыныңны ничек яуларга һәм үз тармагыңда ничек итеп яң яхшысы булу турында сөйләячәк.
Спикерлар арасында:
Айдар Булатов – "Эшкуарлык фабрикасы" проекты җитәкчесе, "Bulatov Group" директорлар советы рәисе. Мастер-класста Айдар Булатов безнең ни өчен эшкуарлык белән шөгыльләнүебез һәм моның безгә нәрсә бирүе хакында сөйләячәк.
Артем Когданин – светодиод яктырткычлар эшләү һәм җитештерү буенча "ledel" компаниясенең директоры һәм хуҗаларының берсе. Сигез ел эчендә аларга бөтен дөнья буйлап 70 вәкиллек арасыннан киң дилерлык челтәрен җәелдереп җибәрү, ел саен миллиард сумнан артык генерацияләп, елына 305 мең берәмлек җитештерү күләменә чыгу мөмкин булган. Мастер-класста ул технологик эшкуарлыкта ничек итеп лидер булу турында сөйләячәк.
Евгений Сеньковский – "Башкала бәйләме" сәүдә челтәре хуҗасы. Кайчандыр аның бизнесы ике минимаркеттан башланып киткән, бүген исә Сеньковский Казанда инде 42 кибетнең милекчесе булып санала һәм халыкара чәчәк китертү системасын җәелдерә. Үзенең чыгышында ул иске базарда уникаль сәүдә тәкъдимен ничек булдыру хакында сөйләячәк.
Михаил Кузнецов – "Tolstoywear" генераль директоры, аңа нигез салучы, ул университетлар өчен фирма толстовкаларын һәм тулаем алганда корпоратив кием-салым җитештерүгә махсуслашкан. Мастер-класста ул эшкуар өчен ни өчен вакытның нәкъ менә төп ресурс булуы хакында аңлатачак.
Ян Шевченко – Иннополисның беренче уен студиясе-резидентына әверелгән GD Forge уеннарын эшләү студиясе директоры,40тан артык проектны үтәде, алар арасында түбәндәгеләр өчен ясалган проектлар да бар: Аэрофлот, Pirelli, Paramount Russia, MTV һәм күп кенә зур предприятиеләр, шул исәптән оборона билгеләнешендә. Мастер-класста ул подрядчы исеменнән нәтиҗә сыйфатын җуймыйча, IT киткән чыгымнарны ни рәвешле кыскартып булуы хакында сөйләячәк.
Олег Скобельцын – "SALEPLANE" һәм "НПК СОЖ СИНТЕЗ" компаниясенең хуҗасы һәм генераль директоры. Кайчандыр Олег Скобельцын әтисенең гаражында тосол җитештерә башлый, ә бүген исә ул иң зур "СОЖ СИНТЕЗ" компанияләре җитештерү челтәренең хуҗасы булып тора, аның франшизасы "Forbes" журналы тарафыннан Россиядәге иң файдалысы булып танылган. Мастер-класста ул Forbes исемлегенә ни рәвешле эләгеп булуы хакында сөйләячәк.
Сергей Шубин – "Автолига" техника үзәкләре челтәре хуҗаларының берсе. Бездәге спикерларның күпчелеге кебек үк, Сергей да кайчандыр бик аздан башлап җибәрә – 2001 елда ул үзенең ир туганы белән зур булмаган гаражда машиналар юа, ә бүгенге көндә гаилә бизнесы Казанда автомобильләргә хезмәт күрсәтү буенча билгеле булган 7 техника үзәге челтәренә кадәр җәелдерелгән. Мастер-класста ул ни өчен нәкъ менә бизнесның аның өчен иң яхшы спорт төренә әверелүе хакында сөйләячәк.
Арина Судакова – "Evolution" креатив агентлыгы директоры. Казанда һәм Чаллыда ИТ-паркларның дизайннары, Иннополисның тышкы күренеше һәм интерьерлары, "Ак Барс Холдинг" компанияләренең логотиплары һәм хәтта Татарстан түрәләрендәге гадәти визиткалар – боларның барысын да Evolution агентлыгы эшләгән. Үзенең чыгышында Арина сатып алсыннар өчен үзеңнең продуктыңны ни рәвешле төргәкләргә кирәклеге хакында сөйләячәк.
Кирилл Доронин – "Эскалат" компаниясенә нигез салучы, WL Capital идарә итү буенча партнеры, "ЗакройКредит" һәм "КДеньгам" ИТ-проектлары хуҗаларының берсе. Казанлыларның күбесе Кирил Доронинны Россиядәге иң беренче антиколлекторлык агентлыкларын булдыручы һәм "Проблемы с кредитом? Избавься от них за 7 шагов" бестселлерының авторы буларак белә. Мастер-класста ул үзенең стилендәге максатлар турында сөйләячәк: гадел һәм төксе рәвештә.
"Киләчәккә караш" – ел саен үткәрелә торган бизнес-форум, ул 21-22 сентябрь көннәрендә Казанда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән кече һәм урта бизнес хуҗаларын җыячак.
Барча Россиядән килгән эшкуарлар яңа икътисад шартларында бизнесны ничек оештырырга һәм ничек үстерергә һәм хәзерге модельләргә заманча технологияләрнең нинди чакыру белдерүе хакында беләчәкләр.
Форум программасы ике көнлек лекцияләрне, мастер-классларны, семинарларны һәм түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала, бу чараларда бизнес һәм хакимият вәкилләре икътисадны "уберизация"ләү, дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын кертү һәм заманча технологияләрне куллану буенча үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Эшкуарлык фабрикасы – Казан Федераль Университеты һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә эшкуарлыкта теоретик һәм гамәли күнекмәләр бирә торган мәгариф проекты.
Мастер-класс турында өстәмә мәгълүматлар һәм теркәлү: http://77.bizfabrika.ru/
Эшкуарлык фабрикасы сайты: https://www.bizfabrika.ru