Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре "Миләт кроссы-2017" чарасында актив катнашты

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Шимбә көнне, 2017 елның 16 сентябрендә, Меңьеллык мәйданында гадәткә әйләнгән "Милләт кроссы-2017" россиякүләм йөгерү чарасы булды.

"Милләт кроссы" – Россиядәге иң күләмле спорт чараларының берсе. Ел саен ул спортка битараф булмаган, төрле яшьтәге һәм физик әзерлеге төрле дәрәҗәле меңнәрчә кешеләрне берләштерә. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре ел саен әлеге күләмле спорт чарасында актив катнашып киләләр.

Ярышларда 20750 казанлы катнашты. Шушы көнне үк аналогик йөгерүләр республиканың башка шәһәрләрендә дә булды. Быел йөгерүләргә илебезнең 84 төбәгендә яшәүчеләр кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International