Кече һәм урта бизнес вәкилләре үз комментарийларын һәм тәкъдимнәрен www.upgradelab.ru сайтында калдыра алалар.
Мөрәҗәгатьләр 31 майга кадәр түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:
- "Финанс-кредит ярдәме";
- "Эшкуарга ярдәм күрсәтү үзәге";
- "Минем бизнес паркым";
- "Бизнес-инкубатор 2.0";
- "Фермерлык бизнесына ярдәм һәм аны үстерү үзәкләре";
- "Туристлык бизнесына ярдәм һәм аны үстерү үзәкләре";
- "Экспорт";
- "Цифр экосистемасы";
- "Эшкуарлыкны популярлаштыру".
Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын яңадан карау проектының яңа этабын гамәлгә ашыра. Бу эшнең максаты - эшкуарлар өчен ярдәм чараларыннан максималь файдалана алуны тәэмин итү. Төп бурычлары - гамәлдәге чараларны синхронлаштыру, нәтиҗәсез кабатлаулардан котылу, программалар белән идарә итүгә чыгымнарны оптимальләштерү.
ТР ИМ матбугат хезмәте