Эшкуарлар өчен шпаргалка: "Тикшерелгән бизнес". Интернет-ресурс Татарстан КУЭ вәкилләре фикерләрен исәпкә алып эшли башлады

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Республикада тикшерү-күзәтү органнары (27 орган) тарафыннан ачыклана торган якынча 300 типик хокук бозу "Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсына куелды. Ул эшкуарлар һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә эшләнде. Эшмәкәрләр өчен шпаргалка турында бүген республиканың Министрлар Кабинетында үткән брифинг кысаларында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде. "Сайтны эшләтеп җибәргәнче без Татарстан Республикасының барлык 45 муниципалитетында эшкуарлар белән очрашуларны тикшердек. Очрашуларда 5000 якын эшкуар катнашты, алардан без "Тикшерелгән бизнес" ның нинди булырга тиешлеге турында 300 якын тәкъдим җыйдык. Сайтны төзегәндә алар барысы да исәпкә алынды", – дип хәбәр итте Габделганиев.

Хәзер Татарстан Икътисад министрлыгы Прокуратура белән берлектә әлеге ресурсның функционалын киңәйтү өстендә эшли.  "Тикшерелгән бизнес"ның мобиль кушымтасын эшләргә кирәк дигән карарга килдек". Беренчедән, бу күзәтчелек органнары белән очрашыр алдыннан үз-үзеңне тикшереп карарга мөмкинлек бирәчәк, икенчедән, шунда ук инспекторлар белән үзара мөнәсәбәтләр турындагы бөтен мәгълүматны, хәтта фото һәм видеотеркәү материалларын да кертергә мөмкин булачак.  Һәм өченчедән, бу, regulation.gov.ru федераль ресурсы үрнәгендә, эшкуарлык бергәлеген Инвестиция һәм эшкуарлык эшчәнлегенә кагылышлы норматив-хокукый акларның җайга салу йогынтысын бәяләү процедураларына катнаштыру булачак.

Әлеге ысул-корал эшкуарларга хакимият органнары вәкилләре белән ачык һәм тигез югарылыктан диалог алып барырга мөмкинлек бирәчәк, мондый эшнең нәтиҗәләре эшкуарлар өчен санкцияләрнең кимүенә китерәчәк.

"Без "Тикшерелгән бизнес"ны Татарстан Республикасының  федераль дәрәҗәгә дә чыгарырлык уңай тәҗрибәсе дип саныйбыз.  Бүген ресурска республикадан читтә дә ихтыяҗ бар – сайтка барлык керүләрнең 2/3 өлеше илнең башка төбәкләреннән башкарыла", – дип билгеләп үтте министр Фәрит Габделганиев..

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International