Казанда персоналны дөрес сайлап алырга һәм аның белән идарә итәргә, офис урынын нәтиҗәле җиһазларга өйрәтәчәкләр

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

5 июньдә "РАМАДА" отелендә персонал белән идарә итү буенча #WOWHR_KAZAN конференциясе була

Белгечләр Digital-проектлар һәм персонал белән дөрес идарә итүдә IT-кораллар турында сөйләячәкләр. Катнашучылар бизнесны трансформацияләү буенча, хезмәткәрләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә кагылышлы проектлар, бизнес коралы буларак уеннардан файдалану кейслары, персоналны укыту һәм кызыксындыру турында белем алачак.

Конференция программасы персонал белән идарә итү хезмәтләре вәкилләрен, кече һәм урта предприятиеләр милекчеләрен һәм җитәкчеләрен күздә тотып төзелгән.

 Казанга илнең түбәндәге иң эре компанияләренең HR-хезмәтләре җитәкчеләре киләчәк: Северсталь, НорНикель, Рольф, Гринатом һ.б.ш.

 Чаралар 5 июньдә иртәнге сәгать 9.00 "РАМАДА" отелендә башланып китәчәк. Тулырак мәгълүмат  http://kazan.wowhr.ru/ сайтында

 ММЧ аккредитацияләү өчен телефон  +7 926 217 01 86

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International