Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү программасы кысаларында Татарстаннан 75 җитәкче уку курслары уза ала. Бу - икътисадның реаль секторы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге белгечләр. Укыту курсы Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты базасында узачак.
Быел уку курсларын узучылар яки аларны тәкъдим иткән оешмалар курсның гомуми бәясеннән 1/3 өлешен генә түләячәк. Моңа Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы арасында төзелгән килешү ярдәмендә ирешелде. Элегрәк укыту программасы финанслашуны күздә тотмады.
Дәүләт планы кысаларында идарәче кадрларны әзерләү Татарстан Республикасында 20 ел дәвамында уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу дәвердә 2500дән артык идарәче белемнәрен арттырды. Сүз тәмамланган югары белеме, 5 елдан ким булмаган хезмәт стажы, шул исәптән 3 елы - идарәче сыйфатында булган, нигездә, 40 яшькәчә белгечләр турында бара.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте