Татарстан кешеләре "СКОЛКОВО" бизнес-мәктәбенең лидерлык буенча эксперты Том Роулинстан "Капитал буларак этика" мастер-классында катнаша ала. Чара, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы теләктәшлегендә, 2019 елның 20 февралендә Чернышевский урамы, 39 йорт адресы буенча узачак.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры, СКОЛКОВО Executive MBA программасын тәмамлаган Фәрит Габделганиев чыгыш ясаячак.
Мастер-класс компанияләрнең эчке культурасы һәм кыйммәтләр системасының хезмәткәрләр эше нәтиҗәлелегенә һәм, гомумән, бизнес нәтиҗәләренә йогынтысына багышланган.
Катнашу - бушлай. Катнашу өчен шушы сайтта теркәлергә кирәк: https://common.skolkovo.ru/event/region/kazan-0220/.
Урыннар саны чикләнгән.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте