"Социаль эшкуар" конкурсына гаризалар кабул ителә

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Социаль өлкәдә проектларны гамәлгә ашыручы Татарстан бизнесменнары "Социаль эшкуар-2019" конкурсында катнаша ала.

Катнашу өчен шушы сайтта теркәлергә кирәк: http://konkurs.nb-fund.ru/. Гаризалар ел дәвамында кабул ителә, җиңүчеләр елга ике тапкыр - җәен һәм көзен билгеләнә. 2019 елның 1 мартыннан соң кергән гаризалар киләсе ярты еллыкта каралачак.

Җиңүчеләр конкурсны оештыручы - "Безнең киләчәк" Төбәк социаль программалар фондыннан финанс ярдәме алырга мөмкин. 11 ел гамәлдә булу дәверендә Россиянең 56 төбәгеннән гомуми 601,3 млн сумлык 234 проектка ярдәм күрсәтелгән.

Катнашу сораулары буенча электрон почта аша конкурсның оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: konkurs@nb-fund.ru.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International