Татарстар Республикасы Икътисад министрлыгы белән "ТАНЕКО" АҖ оешмалар милкенә салым буенча ташламалар бирүне күздә тоткан "Җиңел нафтаны изомерлаштыру һәм нафта сплиттеры бүлемтекләренең катнаш җайланмасы" инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында килешү төзиячәк. Җайланма елына 420 мең тонна пентан-гексан фракциясен эшкәртү өчен каралган. Составында платина булган нәтиҗәле түбән температуралы катализаторны куллану югары октан санлы изомеризат алырга мөмкинлек бирә. Бу техник регламентлар, башка норматив хокукый актлар һәм проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергия нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының куллана торган энергетика ресурсларын исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылуы таләпләренә тулысынча туры килә.
Проект Россия проектчылары һәм машина төзүчеләре белән берлектә гамәлгә ашырылган. Сафка бастырылучы җайланмаларда
илнең нефть эшкәртү тармагы өчен яңа технологияләр кулланылган, шулар арасында - җиһазны әзер технологик эре блоклар итеп китерү.
Производство экологик һәм сәнәгый куркынычсызлыкның барлык заманча таләпләренә җавап бирә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте