2024 елның 12 мартында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре катнашындагы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе Тәтеш муниципаль районы «Тәтеш» сәнәгать паркы резидентлары предприятиеләрендә булды.
СИА, Евразия икътисадый комиссиясе белән берлектә, Евразия икътисадый берлеге илләре арасында «Евразия интеграциясе символлары» масштаблы югары технологияле һәм гуманитар проектлар конкурсын үткәрә.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Гарантия фонды Тәтеш муниципаль районының «Нур» агрофирмасына бирелгән поручительлек хисабына ташламалы финансларны җәлеп итәргә ярдәм итте. Субсидия суммасы 25 млн.сум тәшкил итә.
Ташламалы процент ставкалары буенча финанс ярдәме бизнес һәм үзмәшгуль гражданнар өчен «Минем бизнес» үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Ел башыннан Татарстан эшкуарлары ярты миллиард сумнан артык акчалата ярдәм алган.
Кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары продукциясен сатуны киңәйтү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Минем бизнес» региональ үзәге составына керүче «ЦКР «ИННОКАМ» АКО һәм «КУЭ корпорациясе» АҖ ярдәме белән Чаллыда Тәэминатчы көнен уздырды. Чарада 200 эшкуар катнашты.
13 мартта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль контрактны уңышлы гамәлгә ашырган татарстанлылар катнашында түгәрәк өстәл узды. Чарага шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе, районның социаль яклау бүлекчәләре белгечләре чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге эшкуарларны 21 мартта КУЭ субъектлары өчен 10:00 сәгатьтә узачак «Вьетнам: базарга күзәтү һәм бизнес алып бару шартлары» темасына онлайн-вебинарда катнашырга чакыра. Вебинар Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә.
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Маркетплейсларда эшләү буенча квалификация күтәрү» бушлай хезмәтенә гаризалар кабул итүне дәвам итә.
2024 елның 20 мартыннан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм (яисә) 25 яшькә кадәрге (25 яшьлеген дә кертеп) физик затлар тарафыннан булдырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 12.10.2021 ел, № 971 карарына экспертиза үткәреләчәк.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгының еллык 3 процент белән ташламалы кредит программасыннан югары технологияле һәм инновацион Россия компанияләре дә файдалана ала. Ул «Взлёт – от стартапа до IPO» федераль проекты кысаларында эшли.