Татарстанда МХО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча актив эш дәвам итә. ТР Икътисад министрлыгы эшкуарлыкка ярдәм итүчы ведомство буйсынуындагы институтлар белән берлектә "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты буенча үз бизнесын ачуда һәм үстерүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыра.
Татарстанда үз бизнесын алып баручы яисә ачарга планлаштыручы МХО катнашучыларына комплекслы ярдәм тәкъдим ителә, ул түбән ставкалар буенча финанс программаларын, продукцияне сертификацияләүне финанслашу хезмәтләрен, компанияләр хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне, шулай ук товарларны һәм хезмәтләрне рекламалауны үз эченә ала. Ярдәм чараларының һәрберсе белән МСП.РФ сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстанның Гарантия фонды МХО ветераннарына түбән ставкалар буенча махсуслаштырылган финанс инструментларыннан файдалану мөмкинлеген тәкъдим итә. 50дән артык эшкуар 210 миллион сумнан артык ярдәм алган инде.
Агымдагы елда укыту программасының икенче этабы төгәлләнде, ул беренче уңай нәтиҗәләрне күрсәтә: 7 чыгарылыш укучысы, Министрлык ярдәмен алып, үз бизнесларын уңышлы башлап җибәрде. 2025 елда кимендә 100 кеше укыр дип планлаштырыла.
Быелгы укытуның беренче циклы "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырылды. Анда 70тән артык кеше катнашты.
Бизнесны башлау, алып бару һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияне Бердәм элемтә үзәгенең әлеге телефоны аша алырга мөмкин: 8(843) 524-90-90.