Татарстанда кече технологик компанияләр саны арта. Узган елда төбәктә аларның саны ике тапкырга артты, бу республикага Россиядә алдынгы позицияләрнең берсен саклап калырга мөмкинлек бирде.
Беренче һәм икенче урыннарны Мәскәү һәм Санкт-Петербург алды. 2025 елда Россия буенча МТК саны 5046 компаниягә җиткән. «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Технологияләр» федераль проекты кысаларында бу күрсәткечне 2030 елга 12 мең компаниягә җиткерү бурычы тора.
Татарстанда МТК саны бер елда ике тапкырга диярлек артты, узган елның июнендә аларның саны 100 берәмлеккә җиткән булса, 2025 елның шул ук чорына 193 компаниягә кадәр арткан.
Татарстан буенча МТК производстволарын үстерә торган ТОП-3 тармак юнәлешенә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, сәнәгать һәм сәламәтлек саклау керә.
Татарстанда дәүләт ярдәме чаралары исәбенә МТК үсешенең югары күрсәткечләрен Россия икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников февральдә ТР Икътисад министрлыгы коллегиясендә билгеләп үтте.
Технологик эшкуарлыкның төп драйверы буларак МТК үстерү һәм аңа ярдәм итү өчен экосистемалы якын килү гамәлгә ашырыла, аның асылы — компанияләрне федераль дәрәҗәдә дә, региональ дәрәҗәдә дә үсешнең һәр этабында үтәли ярдәм чаралары белән тәэмин итү.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР министрлыгының февраль коллегиясе барышында шулай ук, МТК статусы документлар һәм раслауларны өстәмә җыеп тормыйча, ярдәм чараларына тоткарлыксыз керү мөмкинлеген бирә, дип билгеләп үткән иде. Татарстан компанияләре Россиянең эре корпорацияләре таләпләренә туры китереп технологик компанияләрне үстерүнең грант программасында актив катнаша.
Шулай ук федераль ярдәм чаралары комплексы да бар: ташламалы кредитлардан алып Сколковода катнашучы статусына кадәр.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә МТК 30% артыгы 2024 елда иң эре дәүләт заказчылары белән тәэмин итүчеләр булды. Татарстанда узган елда 58 компания дәүләт заказчылары өчен 3,54 млрд.сумлык товар һәм хезмәт күрсәтүче булды.