Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2023 елның 24 июленнән башлап «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалану тәртибен раслау турында» 06.06.2022 ел, № 522 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына экспертиза үткәрәчәк.
Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.
Бизнес-берләшмәләрнең вәкилләрен һәм мәнфәгатьле башка затларны әлеге норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү кысаларында ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз. Ачык консультацияләр үткәрү вакыты – 2023 елның 24 июленнән 23 августына кадәр.
Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына EV.Filippova@tatar.ru электрон почтасы буенча җибәрү сорала.