Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге шул ук исемдәге премия бүләкләре саны буенча лидерлар рәтенә керде.
«Минем бизнес» федераль премиясенә йомгак ясалды. 30 төбәктән 16 номинация буенча проектлар иң яхшысы дип танылган. Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге бүләкләр саны буенча лидерлар рәтенә керде. Үзәк ике номинациядә җиңүче булган: «Иң яхшы белем бирү проекты» һәм «Иң яхшы чара» һәм өч бүләк алды – иң яхшы профессиональ берләшмә һәм экспертлар жюрие тарафыннан ке тапкыр танылу алды.
Тантаналы бүләкләү Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Карачай-Черкесиядә оештырылган «Минем бизнес-лагерь» форумы кысаларында узды, анда Россиядә эшкуарлыкка ярдәм итүнең иң яхшы төбәк практикалары билгеләнде.
«Минем бизнес» премиясе – иң яхшы практикаларны, бизнеска ярдәм итү чишелешләрен эзләү һәм масштаблау. Сайлап алу бик катгый булды. Профессиональ этапта барлык проектларны «Минем бизнес» үзәкләре вәкилләре карады. Соңыннан иң яхшы практикаларны экспертлар жюрие бәяли, аның составына Дәүләт Думасы депутатлары, әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары, иҗтимагый оешма вәкилләре керде. Нәтиҗәдә, 400дән 30 төбәктән 16 номинациядә 39 проект сайлап алынды», – дип билгеләп үтте РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.
«Мин инде ул Татарстан» үзмәшгульләр ярминкәсе кысаларында үзмәшгульләр өчен төзелгән иң озын сәүдә киштәсендә Россия рекорды «Минем бизнес» премиясе кысаларында узган елның иң яхшы чарасы булган.
Россия рекордын кую 2022 елның 30 августында Республика көнендә Казан Кремле үзәнендә узган «Мин инде ул Татарстан» үзмәшгульләр ярминкәсенең төп вакыйгасы булды. Киштәнең озынлыгы 245,5 метр тәшкил итте, анда төрле продукция белән 300 үзмәшгуль урнашкан иде. Рекорд рәсми рәвештә Россия рекордлар китабы вәкиле тарафыннан теркәлде.
Татарстан Республикасы эшкуарларының маркетплейска чыгу буенча укыту форум-марафоннары сериясе һөнәри берләшмә һәм экспертлар фикере буенча иң яхшы белем бирү проекты булган. Марафоннар форматы укуны үтәргә һәм маркетплейсларга чыгарга теләүче катнашучыларның максималь санын колачларга мөмкинлек биргән. Укыту форум-марафоннарының гомуми тематикасы – «Маркетплейс – идеядән сатуга кадәр». Әлеге марафоннар дүрт маркетплейска багышланган: Wildberries, Ozon, Яндекс Маркет һәм KazanExpress. Һәр марафон ике атна дәвам иткән.
Уникальлек белем бирү проектында катнашучыларның маркетплейска чыгуы буенча югары конверсиядә тора: уку узган 1700 укучы арасыннан 1200 товарларны онлайн мәйданчыкларга чыгарган, бу 70% тәшкил итә. Укыту марафоннарын узу нәтиҗәсендә катнашучылар шәхси кабинетларны теркәүдән алып, товарларны җибәрүгә һәм сатуны башлауга кадәр – барлык этапларны үткәннәр.
Исегезгә төшерәбез, ярдәм программалары, шул исәптән белем бирү чарлаары да, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» Татарстан үзәге базасында гамәлгә ашырыла һәм аны беренче вице-премьер Андрей Белоусов алып бара.