Беренче яртыеллык эшкуарларга Республика маркетинг үзәге ресурсларыннан 80 млрд сумга якын табыш китергән.
Санкцияләр басымы шартларында кече һәм урта эшкуарлык үсешенең мөһим юнәлеше булып алар җитештергән продукцияне сату базарларын һәм сату каналларын киңәйтү тора. Бу максатлар өчен республикада илдә беренчеләрдән булып Заказ.РФ мәйданчыклары эшли. Аның базасында Республика маркетинг үзәге (РМҮ) булдырылган, ул бизнесны республика дәрәҗәсендә һәм Россиянең башка субъектлары базарларында продукцияне сатуның өстәмә каналлары белән тәэмин итә.
2023 елның беренче яртыеллыгында Республика маркетинг үзәге ресурслары ярдәмендә Татарстанның 3 мең тәэмин итүчесе 80 млрд сум күләмендә керем алган.
РМҮ эшкуарларга товар җитештерүчеләр арасындагы кооперацион элемтәләрне анализлау нигезендә эре предприятиеләр, шул исәптән импортны алмаштыручы продукция өчен җитештерүдә катнашырга мөмкинлек бирә.
Моның өчен РМҮ базасында импортны алмаштыру үзәге булдырылган, ул республика предприятиеләренә элек дустанә булмаган илләрдән сатып алынган продукцияне алыштырырга мөмкинлек бирә. Каталогка импортны алмаштыручы һәм элек сатып алынган импорт продукциясенең 300 меңнән артык номенклатурасы кертелгән. Импортны алмаштыру үзәге каталогларын тутыру, шулай ук эшкуарларны РМҮ ресурсларына җәлеп итү буенча эш дәвам итә.
Быел РМҮ алга таба үстерү өчен Татарстан Республикасының ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары тәкъдимнәре хисабына заказларны арттыру, шулай ук РМҮ республиканың яңа МСБ вәкилләрен сату күнекмәләренә бушлай өйрәтүне дәвам итү планлаштырыла.