«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән бер календарь елга электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итә башлады. 2022 елда «Минем бизнес» үзәге әлеге ярдәм программасы буенча 200дән артык гариза кабул итте.
«Минем бизнес» үзәге белгечләре эшкуарларның ЭДӘ сервисларыннан файдалануының мөһимлеген билгеләп үттеләр. Электрон документ әйләнеше – эш алып баруны оештыруның кәгазьсез ысулы. ЭДӘ вакытында актлар, счет-фактуралар, килешүләр, шартнамәләр, йөкләмәләр һәм башка документлар электрон рәвештә рәсмиләштерелә һәм интернет аша җибәрелә. Нәтиҗәдә, җитештерү чыгымнары кими, бизнес-процесслар тизләтелә.
ЭДӘ түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:
Ярдәм программасында катнашу өчен «Минем бизнес» үзәгеннән МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Электрон документ әйләнеше системасына бушлай керү мөмкинлеге бирү» хезмәтен сайларга кирәк.
Заявканы карау нәтиҗәсен эшкуар шәхси кабинетында МСП.РФ цифрлы платформасында күзәтә алачак. Хезмәт турында күбрәк мәгълүматны «Иинем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.
Исегезгә төшерәбез, ярдәм программалары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» Татарстан үзәге базасында гамәлгә ашырыла һәм аны беренче вице-премьер Андрей Белоусов алып бара.