ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды, Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды хезмәткәрләре Башкарма комитет вәкилләре белән берлектә Чаллы шәһәре эшкуарлык берләшмәсе белән очрашу үткәрделәр. Очрашу кысаларында эшкуарларга «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирелде.   

 Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә агымдагы елның 20 сентябрендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында  «IT компания белән бизнес булдырыгыз: һәркемгә дә ирешерлек юл» вебинары үткәреләчәк. 

2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты күләме 3 887,4 млрд сум тәшкил итәчәк, ягъни 2022 елга карата 102% булачак. Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шундый мәгълүматлар китерде.


5
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контроль органнары тарафыннан профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә анализ ясады. 2023 елның сентябрендә бизнеска административ йөкләнешне киметү коралы белән очрашкан эшкуарлар  арасында сораштыру үткәрелде, аларның берсе – «СТК» ҖЧҖ компаниясе.

Икътисад министрлыгында видеоконференция форматында Вологда өлкәсе хөкүмәтенең Стратегик планлаштыру һәм идарә итү процессларын камилләштерү департаменты вәкилләре белән региональ дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләүне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашуга багышланган киңәшмә узды.

Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәгендә 18 сентябрьдән республикада яшәүче хатын-кызлар өчен 100 мең сум грант ярдәме белән яңа белем бирү проекты старт ала. 


4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында продукцияне аккредитацияләү һәм сертификацияләү темасына бушлай семинар үткәрәчәк.  

Күпчелек компанияләр һәм шәхси эшкуарлар еш кына сораулар бирәләр: иң уңайлы салым режимын ничек сайларга, махсус салым режимын куллануның нинди нечкәлекләре бар? Бу – мөһим сораулар, чөнки салым салуның дөрес сайланган режимы салым йөкләмәсен фаразларга һәм исәп-хисапны дөрес оештырырга мөмкинлек бирә.


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бүген ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин Түбән Кама муниципаль районында эш визиты белән булды. Визит барышында ул Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларда катнашты, шулай ук ул капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан 21 һәм 7 нче мәктәпләрдә булды. Мәгариф учреждениеләре федераль һәм республика акчалары хисабына ремонтланган.

ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин Россиянең «Белем» җәмгыятенең «Үз белемнәрең белән уртаклаш» марафоны кысаларында Түбән Каманың 36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Анда ул Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International