Эре төзелеш челтәрләрен тәэмин итүче көнендә 120дән артык бизнес вәкиле катнашты

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Төрле масштабтагы бизнесны кооперацияләү чарасы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Эшкуар йортында узды. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «КУЭ корпорациясе» АҖ һәм «ЦКР ИННОКАМ» АҖ тора.
 
Сәламләү сүзе белән икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова чыгыш ясады. 

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге икътисадый вәзгыятьтә кече һәм эре бизнес кооперациясе – үзара файдалы хезмәттәшлек һәм үсеш коралы. Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында тәэмин итүче көннәре Икътисад министрлыгы тарафыннан даими рәвештә үткәрелә.  

«Кече бизнес өчен бу – продукциягә ихтыяҗны арттыру, яңа сату базарларын табу мөмкинлеге. Зур предприятиеләр өчен – бизнес-процессларны гадиләштерү, импортны алмаштыру һәм яңа партнерлык чылбырларын үстерү», – дип билгеләп үтте Наталья Кондратова. 

Чарада Татарстан Республикасының иң эре төзелеш материаллары сәүдә челтәрләре – «АГАВА» ҖЧҖ (МЕГАСТРОЙ челтәре), «ВсеИнструменты» ҖЧҖ, «ВсеИнструменты.ру» ҖЧҖ, «МАКСИДОМ» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Моннан тыш, катнашучылар алдында «МСП» корпорациясе»  АҖ КУЭ субъектларының кооперация чылбырын үстерү дирекциясе җитәкчесе урынбасары Елена Козырева чыгыш ясады. Ул «Җитештерү кооперациясе һәм сату» платформасының презентациясен үткәрде һәм КУЭ субъектларына ярдәм итү чаралары турында сөйләде. 

Кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары продукциясен сату базарларын киңәйтү чарасы кысаларында В2В очрашулары уздырылды, анда сәүдә челтәрләре вәкилләре үз тәэмин итүчеләренә таләпләр белдерде һәм КУЭ субъектларының кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International