Казанда Татарстан Республикасы Гарантия фонды катнашында Россиядә беренче булып индивидуаль торак төзелеше подрядчысына эскроу-счет кулланып кредит бирү килешүе гамәлгә ашырылды

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Гарантия фонды катнашында Россиядә беренче булып индивидуаль торак төзелеше подрядчысына эскроу-счет кулланып кредит бирү килешүе гамәлгә ашырылды, Фонд компаниягә кредит суммасының 50% күләмендә поручительлек бирде, шуның ярдәмендә подрядчы оешма шәхси йорт төзи башлады.

Шәхси торак йортлар төзелешен финанслауның яңа механизмы кысаларында ДОМ. РФ банкы Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге белән Татарстан эшкуарына еллык 6% азрак булган махсус ставка буенча 20 млн сум күләмендә кредит линиясен хуплады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомствосындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында заем акчаларын алу өчен җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән, әмма финанс оешмалары төзү буенча тотрыклы финанс хәле булган республика эшкуарларының йөкләмәләре буенча поручительлекләр бирә.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды авыл җирлегендә, эшкәртү производствосы, төзелеш, хезмәт күрсәтү, сәүдә өлкәсендә (шул исәптән интернет-мәйданчыкларда) эшчәнлек алып баручы эшкуарлар, индустриаль һәм сәнәгать парклары экспортерлары һәм резидентлары өчен гарантия продуктларын гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү өчен гамәлдәге шартлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

•        Поручительлекнең максималь күләме кредит суммасының 50% кадәр;

•        Поручительлекнең максималь суммасы 70 млн сумга кадәр;

•        Комиссия түләүләре – кимендә еллык 0,5%-1%.

Билгеләп үтик, Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирергә, үз бизнесыңны гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерергә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны алырга була, шулай ук тел.:  +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18.

Белешмә өчен: күпфатирлы төзелештә проект финанслары һәм эскроу счетлары 2019 елда эшли башлады.  Исәп-хисапларның мондый схемасы төзелеш компаниясенең проблемалары барлыкка килгән очракта сатып алучының акчаларын якларга тиеш.  Йортны тапшырганчы акча махсус счетта саклана, подрядчы аларны бинаны эксплуатациягә керткәннән соң гына ала. Төзелеш Банкта алынган кредит хисабына алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International