Татарстанда 9 октябрьдә IN'HUB инновацияләр һәм җитештерүчәнлек атналыгы башлана

2023 елның 6 октябре, җомга

Россиянең әйдәп баручы сәнәгать компанияләре 2023 елның 9-13 октябрендә «Иннополис» МИЗ мәйданчыгында бизнес-процессларның нәтиҗәлелеген арттыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

40тан артык алдынгы сәнәгать компаниясе җитештерү һәм бизнес системаларын, кеше капиталын, хезмәт җитештерүчәнлеген, цифрлы трансформацияне үстерү буенча иң яхшы чишелешләр белән уртаклашачак. Атналыкның төп темасы – «Тотрыклылык: җитештерү, кешеләр, үсеш».

IN'HUB инновацияләр һәм җитештерүчәнлек атналыгының үзәк вакыйгалары булып Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләренең җитештерү мәйданчыкларына барып,  бенчмарк-конгресслар торачак. Бу проект – инновацияләр кертү һәм тәҗрибә уртаклашу белән кызыксынган Россия җитештерү компанияләре инициативасы нәтиҗәсе. Бенчмарк визитлары – өйрәнү һәм тәҗрибә уртаклашуның иң продуктив форматларының берсе. Предприятиеләргә бару компанияләргә базарда җитештерүчәнлеккә һәм көндәшлеккә ирешү өчен кыйммәтле белемнәр алырга ярдәм итә. Haier, АЗ АТОМ ҖЧҖ, Лин-Вектор ҖЧҖ (Чаллы); Техно заводы (Зәй); Kastamonuttegre, Соллерс Алабуга ҖЧҖ, Алабуга Политех, Роквул ҖЧҖ (Алабуга МИЗ) предприятиеләренә визитлар планлаштырылган.

INHUB кысаларында «Трансформация» яхшылыклар корпоратив проектлары конкурсы узачак, ул предприятие хезмәткәрләрен процессларны камилләштерүгә һәм нәтиҗәле практикаларны тиражлауга җәлеп итү өчен билгеләнгән. Турыдан-туры яклау һәм җиңүчеләрне игълан итү 10-11 октябрьдә узачак. Атна ахырында «Яхшырту һәм инновация проектлары акселераторы»   интенсив менторлык программасы башланачак. Сигез ай дәвамында илнең эре сәнәгать компанияләре командалары кросс-корпоратив форматта игълан ителгән проблемаларны хәл итү өстендә эшләячәк һәм акселераторның цифрлы партнерларының алдынгы эшләнмәләрен практикада сынап карый алачак.

Яңа икътисадый һәм геосәяси чынбарлыкта компанияләргә үз эшчәнлекләренең төрле аспектларында тотрыклылык утраулары булдыру мөһим. Эффектив үзгәрешләр өчен ныклык һәм ресурслар запасы кирәк. IN'HUB инновацияләр һәм җитештерүчәнлек атналыгы предприятиеләргә тотрыклы дәрәҗәгә ирешү өчен ярдәм итүгә юнәлдерелгән, ул катнашучылар арасында тәҗрибә алмашу, белгечләрнең компетенцияләрен күтәрү һәм компанияләрнең куәтен көчәйтү өчен иң нәтиҗәле шартлар тудыручы булып тора, - дип билгеләде Александр Мамонтов, «ГМК «Норильский никель» ГАҖ Поляр аръягы филиалының бизнес-системаны үстерү департаменты директоры, IN'HUB инновацияләр һәм җитештерүчәнлек атналыгының программа комитеты директоры, IN'HUB яхшыртулар һәм инновацияләр проектлары акселераторы эксперты.

IN’HUB  сәнәгатьтә иң яхшы практикалар белән уртаклашу өчен ике масштаблы проектны берләштерә: IN’HUB  халыкара инноваторлар форумы һәм IPWeek халыкара җитештерүчәнлек атналыгы.

Атнада катнашучылар арасында: «ГМК «Норильский никель» ГАҖ, «Автоваз» АҖ, «Северсталь» ГАҖ, «Иркутск нефть компаниясе» ҖЧҖ, «Газпром нефть» ГАҖ, «ЕВРАЗ» ҖЧҖ, «ТМК» ГАҖ, «Технониколь-Строительные Системы» ҖЧҖ, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ГАҖ, «ГМК «Норильский никель» ГАҖ Поляр аръягы транспорт филиалы, «ЕвроХим» минераль-химик компаниясе» АҖ.  Генераль партнер – «ГМК «Норильский никель» ГАҖ, төп инфопартнер – «Стандарты и качество» РМА. Инфопартнерлар: «Кешеләр һәм коммуникацияләр» компаниясе; ябык форсайт-сессия партнеры, бенчмарк партнер – «Лин вектор»; бенчмарк-конгресс партнеры – «Иннополис» МИЗ. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының мәгълүмат ярдәме белән үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International