Татарстан җитештерүчеләре Иранда ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә халыкара күргәзмәдә катнаша

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

10 октябрьдә Тәһранда «Expo-Russia Iran 2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә гадәттәгечә аерым игътибарга лаек һәм үзен сәнәгать җәмгыятендә югары дәрәҗәдә күрсәтте. Күргәзмәдә үзебезнең һәм чит ил җитештерүчеләренең иң яхшы казанышлары һәм тәҗрибәләре тәкъдим ителгән. Чара 10 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр «Tehran Milad Tower International Convention Center» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.

Чаралар Россия белән Иран арасында икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту, безнең илләр арасында турыдан-туры кооперация элемтәләрен үстерү һәм үзебезнең ил җитештерүчеләренең экспорт продукциясен халыкара базарларга чыгару өчен оештырыла.

Татарстанның 5 җитештерү компаниясе, Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәме белән, үз продукциясен коллектив стенд составында алып килгән. Катнашу «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Эшкуарлыкка ярдәм итү региональ фондының Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы  Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган.

Республика компанияләре үз продукцияләрен тәкъдим итә:

- «Эфбраш» ҖЧҖ - фотообойлар, 3д мозаика, киндер картиналар, номерлар буенча буяла торган картиналар, декостикерлар;

- «Трис» ҖЧҖ - клейлар җитештерү;

- OO «Смарткем» - АСПО SMARTSOLVE LIGHT эреткече;

- «Энсим» ҖЧҖ - югары технологияле медицина симуляторлары;

- «Питон Кама» ҖЧҖ - шинүткәргеч системалар, токүткәргечләр, өзлексез ток чыганаклары.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында эшкуарларга күргәзмә мәйданы арендасы, стенд төзү, өстәмә җиһазлар арендалау, тәрҗемәчеләр эшен оештыру, чит телгә презентация материалларын тәрҗемә итү һәм башкалар өчен түләгәннәр.

Татарстан Республикасында экспортка юнәлтелгән КУЭ субъектларына ярдәм РФ президенты инициативасы белән тәкъдим ителгән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында  «Минем бизнес» үзәге һәм Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча Татарстан Республикасы территориясендә бизнес үсеше өчен мөмкинлекләр турында тулырак белергә мөмкин: 8(843)524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International