ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Минем бизнес» үзәге Татарстан эшкуарларыннан «Бизнес өчен болыт кассасы» дигән яңа хезмәткә гаризалар кабул итә башлады. Хезмәт күрсәтү email һәм SMS буенча физик затлар белән исәп-хисаплар вакытында 25% ка кадәр ташлама белән 54-ФЗ нигезендә чеклар җибәрү өчен болыт кассасын арендалауны үз эченә ала. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бизнес өчен бушлай партнерлык хезмәтләрен күрсәтүгә гаризалар кабул итә башлады.


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр, сәнәгать паркларының идарәче компанияләре һәм эш төркеменең башка вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгын истәлекле дата - Татарстан Республикасы дәүләт ихтыяҗлары өчен электрон сәүдә мәйданчыгыннан файдаланып товарлар сатып алуны оештыруның 20 еллыгы белән котлады.

Бүген «Экспорт форсажы» акселерация программасы старт алды, ул экспортерларга РЭҮ Экспорт мәктәбе экспертлары ярдәмендә бизнес-план, яңа экспорт базарларына чыгу буенча юл картасы әзерләү өчен белем, компетенцияләр һәм гамәли инструментлар алырга мөмкинлек бирәчәк.


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның сентябрендә Татарстан мәктәпләрендә «Мәктәп бизнес-старты» республика программасы буенча укулар яңадан башлана. Яңа уку елында проект 11 меңнән артык баланы үз эченә алачак һәм урта мәктәптә эшкуарлыкны өйрәнүгә нигез салуны дәвам итәчәк.

2024 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Исмәгыйлова Гөлназ Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының телеграм-каналы платформасында туры эфирда эшкуарларның сорауларына җавап бирде.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында җитештерү бизнесы продукциясен сату базарларын киңәйтү максатында 10 октябрьдә «СИБУР» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә Тәэминатчы көнен үткәрәчәк.


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге тарафыннан ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Ике атналык бушлай программа катнашучыларны товарларны WB маркетплейсында этәрергә өйрәтәчәк.

2024 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Roundtable discussion "Islamic Finance: Best International Practices" - «Ислам финанслары: иң яхшы халыкара практикалар» темасына халыкара түгәрәк өстәл узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International