2025 елда Татарстанда үзмәшгуль кешеләрдән дәүләт сатып алулары 41% тан артыкка артты

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

2025 ел йомгаклары буенча 223-ФЗ кысаларында Татарстанда дәүләт заказчыларының үзмәшгульләрдән сатып алулары 145 млн сумнан артык тәшкил иткән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 43 млн сумга диярлек күбрәк. Шул ук вакытта килешүләр төзегән үзмәшгульләр саны бер ел эчендә 66% ка диярлек арткан, гомумән алганда 220 тәэмин итүче тәшкил иткән. 

2025 елда Татарстанда үзмәшгульләр арасында иң популяр эшчәнлек төрләре булып ремонт һәм төзелеш, транспорт һәм мәгълүмат хезмәтләре, шулай ук IT-өлкә санала.

Агымдагы елның гыйнвар аена республикада үзмәшгуль гражданнар саны якынча 447 мең кеше тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 26% ка күбрәк.

Барлыгы Рәсәй буенча узган елда үзмәшгульләрдән дәүләт сатып алулары күләме 48,3 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Бу үткән ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта килешүләр төзегән үзмәшгульләр саны бер ел эчендә 30% ка диярлек арткан, гомумән алганда 12 мең тәэмин итүчедән артып киткән. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары белән берлектә үзмәшгульләргә төрле дәүләт ярдәме чаралары күрсәтә, шул исәптән продукцияне сертификацияләү һәм алга җибәрү, аны маркетплейсларга чыгаруда ярдәм итү, ярминкәләрдә катнашу, шулай ук белем бирү һәм консультация ярдәме. Ярдәм “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты буенча күрсәтелә.

Татарстанда бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт-үзәктән 524-90-90 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International