ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Создай НАШЕ» конкурсында җиңүчеләр «КУЭ: Яшьләр проектлары акселераторы» ярышларын уңышлы үттеләр. Программада 2024 елның язында узган конкурс сайлап алу йомгаклары буенча иң яхшылардан булган 20 төбәктән 30 кеше катнашты. Татарстанны 3 катнашучы тәкъдим итте. 

25 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә Икътисад министрлыгы телеграм-каналы платформасында туры эфир узачак.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 27 июнендәге 756 номерлы карары белән расланган 2023-2025 елларга Татарстан Республикасында туучылар санын арттыру буенча региональ программаны (чаралар планын) гамәлгә ашыру кысаларында «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә.  Конкурсның максаты – Татарстан Республикасындагы оешма җитәкчеләрен балалы хезмәткәрләр өчен уңайлы социаль-хезмәт шартлары булдыруга этәрү.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә бер календарь елга электрон документ әйләнеше сервисына (ЭДӘ) бушлай керү мөмкинлеген бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итә башлады. 2023 елда программа буенча ярдәмнән 200дән артык эшкуар файдаланган.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов, Дәүләт Думасысының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе М.А.Топилин, Бүлек идарәчесе - Үзәк банкның Идел-Нократ баш идарәсенең ТР буенча Милли банкыннан М.Д.Шәрифуллин катнашында "Финанс партнерлары эшчәнлеге буенча Россия Федерациясенең аерым субъектларында партнерлык финанславы эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү максатларында махсус җайга салу экспериментын үткәрү турында" 04.08.2023 ел, №417-ФЗ федераль законга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чара барышында җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында проектларга сыйфатлы анализ үткәрү һәм тиешле бәяләмәләр әзерләү мәсьәләләре, шулай ук процедураны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган проблемалар турында фикер алыштылар.

2024 елның 20 сентябрендә Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан республика муниципаль берәмлекләре белгечләре өчен җайга салу йогынтысын бәяләү механизмын үстерү мәсьәләләре буенча онлайн-семинар уздырылды. 

Бүген Business FM радиосы эфирында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова төбәктә административ басымны киметү инструментлары һәм профилактик чаралар үсеше турында сөйләде.

Татарстанның «Минем бизнес» үзәге 3 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча узачак ярминкәдә катнашу өчен үзмәшгульләрдән гаризалар кабул итә башлады. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру татарстанлыларга бушлай сәүдә урыннары бирергә мөмкинлек бирә. 


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Дагыстан икътисады: потенциал һәм үсеш векторы» форумы кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов «Партнерлык финанслары – катнашучы регионнарның финанс базарын үстерү коралы» секциясендә чыгыш ясады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International