Татарстан эшмәкәрләрен һәм фәнни хезмәткәрләрен ясалма интеллект өлкәсендәге проектлар конкурсына чакыралар

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

16 февральгә кадәр инновацияләргә ярдәм фонды сайтында “Старт-Ясалма интеллект-1” конкурсына гаризалар кабул ителә (2 нче чират). Анда физик затлар һәм юридик затлар - кече эшмәкәрлек субъектлары катнаша ала.

Конкурс ясалма интеллект технологияләрен кулланып продуктлар, сервислар һәм чишелешләр эшләү проектларын гамәлгә ашыручы кече предприятиеләргә грант ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Чара “Ватан карарлары” Федераль проекты буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы оешмалар ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Грант күләме 5 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк, проект буенча эшләрне башкару вакыты - грант бирү турында килешү төзелгән көннән алып 12 ай.

Игълан ителгән проектлар ясалма интеллект өлкәсендәге проектларга карауны билгеләү критерийларына туры килергә тиеш, конкурс кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча проектлар сайлап алына:

1. Гамәли бурычлар өчен ясалма интеллектның фундаменталь тел һәм мультимодаль модельләре.

2. Компьютер күрүе.

3. Сөйләмне тану һәм синтезлау.

4. Карарлар кабул итүгә ярдәм итүнең интеллектуаль системалары.

5. Интеллектуаль һәм физик активлыкны автоматлаштыру өчен ясалма интеллектның перспектив методлары.

Конкурс шартлары буенча кешенең когнитив функцияләрен имитацияләүче һәм кеше интеллектуаль сәләтләрен чагыштырырлык яки артыграк нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле технологик чишелешләр генә хуплана.

Шартлар белән җентекләп инновацияләргә ярдәм итү фонды сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин https://fasie.ru/press/fund/start-ai-2-2026/.

Гаризалар 10:00 гә кадәр кабул ителә, аларны АС Фонд-М: https://online.fasie.ru системасы аша тапшырырга мөмкин.

Гаризалар бирү мәсьәләләре буенча консультация ярдәменә мөрәҗәгать итегез: +7 (495) 249-249-2 өстәмә 0 яки e-mail буенча: info@fasie.ru. 

Шулай ук төбәк вәкиленә - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” КБҖ “Минем бизнес” үзәгенә телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7 (843) 222-90-60 өстәмә 129, e-mail: A.Salikhov72@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International