Татарстан 2025 ел йомгаклары буенча экспортка ярдәм итүнең топ-10 төбәк үзәгенә керде

2026 елның 6 феврале, җомга

Казанда 2025 елда экспортка ярдәм итү төбәк үзәкләренең эшенә йомгак ясалды. Рәсәй экспорт үзәге (РЭҮ, ВЭБ.РФ төркеме) кече һәм урта бизнес экспортына ярдәм итүнең иң нәтиҗәле системасы булган төбәкләрне билгеләде, аларның беренче унлыгына Татарстанның Экспортка ярдәм итү үзәге кергән. Шулай ук республика вәкиллеге “КУЭ экспортының иң киң географиясе” номинациясендә лидер булды.

Чара Казанда узучы “Рәсәйдә эшләнгән. Дөньяда сайлыйлар” бөтенрәсәй конференциясенең йомгаклау этабы булды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, статс-секретарь  – РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Роман Чекушов, РЭҮ генераль директоры Вероника Никишина, РЭҮ вице-президенты Александр Молодцов, тышкы сәүдә өлкәсендә Халыкара кооперация һәм лицензияләү департаменты директоры Андрей Миронов, РЭҮ Экспортка ярдәм итүнең төбәк инфраструктурасын үстерү буенча директоры Наталья Минаева һәм Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина тапшырды.

Үзәкләр эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең төп индикаторлары рейтинг формалаштыру нигезенә салынды. Алар арасында - компанияләргә күрсәтелгән хезмәтләр саны, Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт контрактларын төзергә ярдәм иткән предприятиеләр саны, шулай ук алар ярдәмендә гамәлгә ашырылган экспорт күләме.

Татарстаннан тыш, иң яхшы  Экспортка ярдәм итү төбәк үзәге беренче унлыгына Мәскәү экспорт үзәге, Смоленск һәм Мәскәү өлкәләре, Башкортостан, шулай ук Рязань, Новосибирск, Свердловск, Омск өлкәләре һәм Приморье крае Экспортка ярдәм итү үзәге кергән.

 Исегезгә төшерәбез, “Рәсәйдә ясалган. Дөньяда сайлыйлар” Бөтенрәсәй конференциясе Казанда 3-5 февраль көннәрендә узды. Татарстан башкаласында 80 нән артык коммерциячел булмаган оешма, Рәсәйнең 45 төбәгеннән хакимият вәкилләре һәм якынча 100 кече һәм урта бизнес субъектлары җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International