Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү буенча конкурс комиссиясенең беренче утырышы узды

2013 елның 18 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин рәислегендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан конкурс нигезендә субсидияләр бирү буенча конкурс комиссиясенең беренче утырышы узды. Утырышта 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар конкурсының экспертлар составы тикшерелде һәм килештерелде. Экспертлар составы конкурсның өстенлекле юнәлешләрен исәпкә алып формалаштырылды, анда бәйсез экспертлар белән берлектә, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары вәкилләре дә керде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында экспертлар өчен социаль юнәлешле КБОларның субсидия алу хокукына конкурста катнашу өчен бирелгән гаризаларына экспертиза үткәрү буенча мәгълүмати-методик семинар уздырылды. Семинарда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре чыгыш ясады. Якын арада конкурска тәкъдим ителгән проектларга экспертиза үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International