Мидхәт Шаһиәхмәтов Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өч яклы комиссиясе утырышында катнашты

2013 елның 18 октябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында «түгәрәк өстәл» форматында Татарстан Республикасы икътисад министры, Республика өч яклы комиссиясе координаторы Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өч яклы комиссиясе утырышы узды.
Республика өч яклы килешүе социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге киң кырлы бурычларны хәл итүне күздә тота, дип басым ясады, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Мидхәт Шаһиәхмәтов. Хезмәт мөнәсәбәтләре системасында төп мәсьәләләр булып халыкның мәшгульлеге, хезмәткә түләү, эш урыннарының куркынычсызлыгы һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдалана алу мөмкинлеге тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International