Министрлыкта 2011-2015 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программасының яңа чаралары тикшерелде

2013 елның 18 октябре, җомга
2013 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «2011-2015 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программасын раслау турында»гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проектын килештерү барышында кергән тәкъдимнәр буенча фикер алышу максатында республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән киңәшмә узды. Закон проектына кайбер әйдәп баручы илләр, шул исәптән Россия Федерациясендә икътисадый үсеш темплары акрынайган шартларда республика икътисадының төп өлкәләрендә үсеш темпларын стимуллаштыру өчен институциональ шартлар тудыруга юнәлтелгән яңа чаралар кертелде. Яңа чараларны гамәлгә ашыру Программаны эшчәнлекнең барлык секторлары өчен мөһим әһәмияткә ия системалы характердагы проблемаларын чишүгә юнәлтә. Закон проекты Программаның «Программаны гамәлгә ашыру барышын күзәтү һәм аңарга үзгәрешләр кертү» турындагы 5.1 бүлегенә ярашлы рәвештә эшләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International