Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар
2013 елның 21 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча уздырылган ярышларда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы өченче урынны алды. Команда составында: Ришат Зиннәтуллин, Гөлнара Әхмәдиева һәм Сергей Долгов. Беренче урынга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы лаек булды. Татарстан Республикасы Прокуратурасы командасы - көмеш призер. Ярышлар 2013 елның 19 октябрендә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә уздырылды. Ярышларда Татарстан Республикасы ведомстволары һәм министрлыкларыннан барлыгы 27 команда катнашты.