«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасының инновацион икътисады һәм икътисадый үсеше» Татарстан Республикасы дәүләт программасы расланды

2013 елның 8 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 октябрендәге 823нче карары белән Татарстан Республикасының «2014–2020 елларга Татарстан Республикасының инновацион икътисады һәм икътисадый үсеше» дәүләт программасы расланды. Программаның максаты – Татарстан Республикасы икътисадының гармоник үсешен һәм Татарстан Республикасы халкының тормыш дәрәҗәсен үстерүне тәэмин итү өчен уңай шартлар тудыру. Программа чаралары дәүләт белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, инновацияле эшчәнлекне һәм сәнәгать җитештерүен үстерү өчен шартлар булдыруга, иннновацияле икътисадның иң мөһим компоненты буларак кече һәм урта эшкуарлык үсеше һәм аның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шартлар тудыруга, шулай ук аның Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше бурычларын чишүгә керткән әлешен арттыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International