Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы яшьләре форумы

2013 елның 8 ноябре, җомга
2013 елның 7-8 ноябре көннәрендә Баулы шәһәрендә Баулы муниципаль районы яшьләре форумы узды. Форум эшендә муниципаль берәмлек башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, шәһәр предприятиеләре, республиканың эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре, яшьләр лидерлары һәм активистлар катнашты. 7 ноябрьдә Форум кысаларында пленар утырыш узды, анда район территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга кагылышлы сораулар, муниципаль берәмлек җитәкчелеге тарафыннан күрелгән чаралар, шулай ук шәһәр предприятиеләре тәҗрибәсе тикшерелде. Моннан тыш, «Баулы муниципаль районында туризм үсеше өчен инвестиция мөмкинлекләре» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Әлеге «түгәрәк өстәл» кысаларында Баулы муниципаль районында туристик маршрутлар төзү сорауларын хәл итү һәм аның эшчәнлеген оештыру өчен инициативалы төркем төзү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International