Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар арасында 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына бәйге нәтиҗәләре

2013 елның 9 ноябре, шимбә
Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар арасында 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына бәйгедә җиңүчеләр - социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар исемлеген төзү буенча конкурс комиссиясе утырышының 2013 елның 7 ноябрендәге 4нче беркетмәсе имзаланды. Беркетмәдә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар – конкурста җиңүчеләр исемлеге һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленәчәк субсидияләр күләме расланды. Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елның 10 сентябреннән 14 октябренә кадәр кабул ителгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International