2013 елның 8 ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында кулланыла торган банк гарантиясе турында»гы 1005 номерлы карары кабул ителде.
Әлеге документ «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру өчен кирәк булган норматив хокукый актлар исемлегенә керә.
Бердәм мәгълүмати системаны гамәлгә керткәнче, банк гарантияләрен урнаштыру “Интернет” челтәрендәге хезмәт күрсәтүләргә, эшләр үтәүгә, товарлар китерүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат урнаштыру өчен Россия Федерациясенең Гомумроссия рәсми сайтында (www.zakupki.gov.ru) барачак.