ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
21 ноябрьдә Дәүләт Советы депутатлары парламентның чирттагы утырышына җыелды. Сессия Казан аэропортындагы һәлакәт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте.

Бүгенге утырышта төп игътибар 2014-2016 елларга республика бюджеты турындагы закон проектына кертелгән төзәтмәләр турында фикер алышуга бирелде. Чара Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узды.

Бюджет турындагы закон проектына тәкъдим ителгән төзәтмәләр турында депутатларга Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Морат Гаделшин сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, беренче укылышта кабул ителгән закон проектына барлыгы 371 төзәтмә кертү тәкъдим ителгән, шуларның 286сы - Министрлар Кабинеты тарафыннан. КПРФ фракциясе депутатлары гына да закон проектына 53 төзәтмә кертү кирәк дип саный.

Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары сессиядә “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче һәм өченче укылышта тулаем кабул итте.
Татарстан Республикасы бюджетының 2014 елга керем өлешен – 142 172 188,0 мең сумга, чыгым өлешен 151 787 073,4 мең сумга җиткерергә тәкъдим ителә. Бюджет кытлыгын 9 614 885,4 мең сум итеп тәгаенләү сорала.
Бүген ТР Дәүләт Советының депутатлары сессиядә “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын икенче укылышта карый. Хәзерге вакытта Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан хуплауга тәкъдим ителгән төзәтмәләр таблицасы кабул ителде. Анда 294 тәкъдим кергән.
Комитет рәисе М.Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына карата барлыгы 371 төзәтмә кергән. Шуның 286сы – ТР Хөкүмәтеннән, калганнары - Дәүләт Советы депутатларыннан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бу юлы КПРФ фракциясе бюджет проектына илледән артык тәкъдим кертергә чакыра. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан кергән тәкъдимнәр саны – сигез.
2013 елның 20нче ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында җирле үзидарә органнарының хуҗалык кенәгәсен электрон форматта алып бару тәртибен карадылар.
Киңәшмәдә Федераль Дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре катнашты.

20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 21 нче нояберендә «Сатып алу өлкәсендә контракт системасына күчү. 44-ФЗ номерлы Федераль законның төп максатлары һәм положенияләре” исеме астында Бөтенроссия конференция трасляциясе булачак.
Түләүсез трасляция вакытында туры эфирда сораулар бирү мөмкинлеге бар.
Конференция 8.30 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сайт: http://azbuka-goszakaza.ru/archive.php  
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: 8-800-250-09-97.

2013 елның 20 нояберендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы булды. Безнең республикадан Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.  

Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләренең, шулай ук эшче төркемнең аңа кадәрге карарларының үтәлеше тикшерелде.

2013 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомстволара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды.
Эксперт советы әгъзалары 8 закон проекты карады, шуларның 2се хупланды:
“Татарстан Республикасы Җир кодексының 21 һәм 34 статьяларына үзгәрешләр кертү турында”, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән;
“2011-2015 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында
Татарстан, Казан өчен Россия-Төркия Җәмәгатьчелек форумын кабул итү – зур мәртәбә. Беренче форум, һичшиксез, тарихка кереп калачак. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанның “Корстон” комплексында ачылган форумның пленар өлешендә сәламләү чыгышын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде.
Форумның пленар өлеше 17 нче ноябрьдә булган авиаһәлакәт корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Форумда “Россотрудничество” агентлыгы җитәкчесе, РФ Президентының БДБ илләре белән элемтәләр буенча махсус вәкиле Константин Косачев, Төркия Республикасының Бөек илкүләм җыенының тышкы эшләр буенча комиссия рәисе, форум идарәсенең Төркия өлеше рәисе Волкан Бозкыр, РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой, академик һәм эшлекле даирә вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлекләре, Россия һәм Төркиянең дәүләт һәм хосусый оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Россотрудничество һәм Татарстан Хөкүмәте оештырган форумның максаты – ике ил арасында мәдәният, сәнгать, мәгариф, фән, тарих, ММЧ, эшлекле мохит, туризм, спорт, диннәрара багланышлар, хокукый мәсьәләләр һәм башка соцаль өлкәләрдә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне һәм үзара хезмәттәшлекне җанландыру. Форум югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек советының беренче утырышы карарлары нигезендә, РФ Президенты һәм Төркия Республикасы Премьер-министры карарлары буенча гамәлгә куелган.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге 2014 нче елда чит илләрдә булачак күргәзмә-ярминкәләрдә, шулай ук бизнес-миссияләрдә катнашу өчен заявкалар кабул итә.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: 8(843) 227-42-33.
Күргәзмә-ярминкәләрдә катнашу белән бәйле булган тәкъдимнәрегезне 2013 елның 1 нче декаберенә кадәр tatexport@yandex.ru электрон адресына җибәрә аласыз.
2013 елның 17 нче нояберендә «ТНВ-Татарстан» телеканалында «Бизнес Татарстана» программасының чираттагы чыгарылышы тәкъдим ителде.
Программада: «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» чарасы буенча дәүләт ярдәменә тәкъдим ителүгә бирелгән заявкаларны карау буенча агымдагы елда соңгы конкурс комиссиясе утырышы, “Чистай” индустриаль парк территориясендә медицина продукциясе җитештерү буенча заводның беренче чираты ачылу һ.б.
Видеорепортажны http://mert.tatarstan.ru/rus/pressa/video.htm сайтында карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International