2013 елның 28-29 ноябре көннәрендә Казанда «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» форумы уза

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

2013 елның 28-29 ноябре көннәрендә «Корстон-Казан» Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданында «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Иҗтимагый форумы уздырыла.

Форум Россия парламент Европа клубы каршындагы «Евразия диалогы» инициативасы буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россия хезмәттәшлеге» Федераль агентлыгы тарафыннан оештырыла.

Форум халыкара сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең көнүзәк бурычларын хәл итүдә илебез һәм чит ил экспертларының иҗтимагый көчен туплау, шулай ук бердәм икътисадый киңлек – евразия уртак базарын булдыру мәсьәләләрен чишү өчен мөһим эшлекле мәйданга әверелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International