Инвестиция эшчәнлеге субъекты белән Икътисад министрлыгы арасында инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә төзү тәртибе һәм шартлары хакындагы нигезләмәне һәм инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә формасына үзгәрешләр кертелде

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Инвестиция эшчәнлеге субъекты белән Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы арасында инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә төзү тәртибе һәм шартлары хакындагы нигезләмәне һәм инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә формасын раслау хакында» 2006 ел, 24 июль, 377 нче карарына үзгәрешләр кертү турында" 2013 ел, 5 ноябрь, 842 нче карары.

Карарда Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы ел саен, 20 мартка кадәр, Инвестиция эшчәнлеге субъектына бу Шартнамәнең 2.2.11 нче пунктчасы нигезендә аның Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар һәм җыемнар түләү буенча йөкләмәсен үтәве (үтәмәве) турында хәбәрнамә җибәрүе күздә тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International