ТР Министрлар Кабинеты җитәкчесе төбәкләрдә энергия нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы саклау буенча II халыкара форумы кысаларында уза. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөтенроссия киңәшмәсендә РФ төбәк үсеше министры Игорь Слюняев, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Тамбов өлкәсе губернаторы Олег Бетин һ.б. катнашты.
Чарада катнашучылар проектларны кертү һәм гамәлгә ашыру, төбәк программалары белән идарә итү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм бу мәсьәләдә дәүләт сәясәтен камилләштерү чараларын тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, 2014 елда энергонәтиҗәлелекне үстерү буенча төбәк программаларын субсидияләү принциплары буенча фикер алыштылар.
ENES 2013 II халыкара форум кысаларында “Бюджет секторында энергонәтиҗәлелек: бюджеттан тыш инвестицияләрнең яңа модельләре темасына багышланган түгәрәк өстәл узды.