Татарстан предприятиеләре Тәһран шәһәрендә Россия һәм БДБ илләре экспортерларының даими эшли торган күргәзмәсендә читтән торып катнаша алалар
2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге Тәһранда (Иран) Россия һәм БДБ илләре экспортерларының даими эшли торган күргәзмәсендә республика предприятиеләренең экспорт мөмкинлекләрен күрсәтү өчен Татарстан Республикасы экспозициясен эзерли. Күргәзмәдә агросәнәгать, машина төзелеше комплекслары, медицина и фармация яктыртылачак. Татарстан Республикасы бердәм стендта күрсәтеләчәк. Республиканың кече һәм урта предприятиеләре үзләренең күрсәтмә материалларын (предприятиеләре турындагы реклама продукциясен) күргәзмәдә катнаштыру максатында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә китерә ала. Анда эшләүче җаваплы хезмәткәрләр узган ай нәтиҗәләре турында ай саен хисап җибәреп торачаклар.