Икътисад министрлыгында электрон сәүдә мәйданчыкларында һәм электрон товар-мәгълүмати системасында эшләү буенча атна саен бушлай семинарлар үткәрелә

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасының дәүләт заказлары, инновацияле эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләре буенча агентлыгы» ДУП белем бирү-өйрәтү семинарларын уздыруны дәвам итә. Укулар һәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасындагы конференц-залда оештырыла. Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре заявкалары буенча «Татарстан Республикасының дәүләт заказлары, инновацияле эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләре буенча агентлыгы» ДУП күчмә семинарлар да үткәрә. Мондый семинарларны уздыруны сорап, Лениногорск, Әлмәт һәм Чистай муниципаль районнарыннан заявкалар инде кабул ителде. 2013 елда семинарлаарда 700дән артык кеше белем алды. Семинарда катнашу бушлай.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International