Министр урынбасары Артём Здунов Гайдар форумы кысаларында уздырылучы «түгәрәк өстәл»дә чыгыш ясады

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2014 елның 15 гыйнварында Мәскәүдә Гайдар форумы - «Россия һәм дөнья: тотрыклы үсеш» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Форум эшенең беренче көнендә ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов «Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышының милли рейтингы – иң яхшы гамәлләр һәм нәрсәне нигез итеп алырга?» темасы буенча үткәрелгән «түгәрәк өстәл»дә чыгыш ясады. «Түгәрәк өстәл»дә шулай ук Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе, Стратегияле инициавтивалар агентлыгы, Бөтендөнья банкы һәм хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре дә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International